Home
О нас
Products
Services
Регистрация
Войти
Поиск
аделяаделяаделя
@аделяаделяаделя
August 2022
1
5
Report
напишите на татарском сочинение на тему лето срочно
Please enter comments
Please enter your name.
Please enter the correct email address.
Agree to
terms of service
You must agree before submitting.
Send
Answers & Comments
ARMAN12333
Һәр елны без сыйныфыбыз белән урманга, елга буйларына барабыз. Мондый походлар безнең дус сыйныфыбызны тагын да берләштерә. Безнең барлык походларыбыз да кызыклы үтә, ә берсе турында мин күбрәк сөйләргә телим. Майның соңгы көннәре иде. Без, җыенып, юлга чыктык. Ашыкмыйча гына бардык, җырламаган җыр калмады, шаярдык, уйнадык, көлдек, фотога төштек. Табигать тә безнең белән бергә шатлангандай тоелды. Ул инде җәйне каршы алырга әзер: тирә-юнь ямь-яшел, чәчәкләрнең ниндиләре генә юк, чут-чут итеп кошлар сайрый, бал кортлары, төклетуралар безелдәп бал эзләп оча. Бөтен җирдә матурлык. Күңелгә Г. Тукайның шигъри юллары килә:Ак күмәч берлән ашарлык саф һава; Җир яшел; кошлар да сайрый, валлаһи! ("Валлаһи")Мин иң алдан бара идем. Искиткеч матур урынга килеп чыктык. "Ял итү өчен менә дигән алан! " дип уйлап та өлгермәдем, укытучым ялга туктау турында әйтте. Монда урман елга яры белән тоташкан иде. Безнең теләк: чәй кайнату, шашлык һәм көлгә күмеп бәрәңге пешерү иде. Малайлар учак ягу өчен урын сайлый башладылар. Укытучыбыз урманда ут ягарга ярамавын искәртте. Без түбәнгә − елга ярына ук төшеп киттек. Монда инде ут ягарга мөмкин иде. Утынны урманнан җыеп төштек. Шашлык кыздыруны мин үз кулыма алдым. Әтигә ярдәм иткәләгәнем дә ярап куйды. Бөтен яктан да тигез кызсыннар өчен, мин шашлыкларны күмер өстендә әйләңдергәләп тордым. Шашлыктан тамган май яна башласа, аның өстенә соус сипкәләдем. Шашлыгыбыз телеңне йотарлык булды. Көлдә пешкән бәрәңгене дә авызыбызны пешерә-пешерө ашадык. Табигатьтә, саф һавада һәрнәрсә тәмле булып тоелды. Үзебез әзерләгән ризыклар аеруча тәмле булды. Тамак туйгач, рәхәтләнеп уйнадык; арыгач, тынып калып, урман шаулавын, кошлар сайравын, елга агуын, бөҗәкләр безелдәвен тыңладык. Бу ялны озаккарак сузасы килде. Шуңа күрә без өйгә кич кенә кайттык. Табигатьнең матурлыгы безне әллә нишләтте. Күңелләребез сафланып калгандай булды. Арыдык, ләкин безгә бик рәхәт иде
0 votes
Thanks 0
рекомендуемые вопросы
rarrrrrrrr
August 2022 | 0 Ответы
o chem dolzhny pozabotitsya v pervuyu ochered vzroslye pri organizacionnom vyvoze n
danilarsentev
August 2022 | 0 Ответы
est dva stanka na kotoryh vypuskayut odinakovye zapchasti odin proizvodit a zapcha
myachina8
August 2022 | 0 Ответы
najti po grafiku otnoshenie v3v1 v otvetah napisano 9 no nuzhno reshenie
ydpmn7cn6w
August 2022 | 0 Ответы
Choose the correct preposition: 1.I am fond (out,of,from) literature. 2.where ar...
millermilena658
August 2022 | 0 Ответы
opredelite kak sozdavalas i kto sozdaval arabskoe gosudarstvo v kracii
MrZooM222
August 2022 | 0 Ответы
ch ajtmanov v rasskaze krasnoe yabloko ispolzuet metod rasskaz v rasskaze opi
timobila47
August 2022 | 0 Ответы
kakovo bylo naznachenie kazhdoj iz chastej vizantijskogo hrama pomogite pozhalujsta
ivanyyaremkiv
August 2022 | 0 Ответы
moment. 6....
pozhalujsta8b98a56c0152a07b8f4cbcd89aa2f01e 97513
sarvinozwakirjanova
August 2022 | 0 Ответы
pomogite pozhalusto pzha519d7eb8246a08ab0df06cc59e9dedb 6631
×
Report "напишите на татарском сочинение на тему лето срочно..."
Your name
Email
Reason
-Select Reason-
Pornographic
Defamatory
Illegal/Unlawful
Spam
Other Terms Of Service Violation
File a copyright complaint
Description
Helpful Links
О нас
Политика конфиденциальности
Правила и условия
Copyright
Контакты
Helpful Social
Get monthly updates
Submit
Copyright © 2024 SCHOLAR.TIPS - All rights reserved.
Answers & Comments