Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы− ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иңматуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда? ! Көзбилгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәйуртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачларяфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдәнбулып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр карныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр. Кырлардакомбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны каракаргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Аларшунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытырөчен, төркем-төркем булып очып алалар. Башкакошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аендакырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңгеташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып,ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кулболгыйсың: "Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз". Аларны еракюллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның берҗепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы −көзнең менә шул чоры. Моңсу да,шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мулуңыш шатлык китерә.
Copyright © 2025 SCHOLAR.TIPS - All rights reserved.
Answers & Comments
Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы− ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иңматуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда? ! Көзбилгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәйуртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачларяфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдәнбулып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр карныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.
Кырлардакомбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны каракаргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Аларшунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытырөчен, төркем-төркем булып очып алалар.
Башкакошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аендакырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңгеташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып,ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кулболгыйсың: "Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз". Аларны еракюллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның берҗепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы −көзнең менә шул чоры.
Моңсу да,шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мулуңыш шатлык китерә.