Home
О нас
Products
Services
Регистрация
Войти
Поиск
zigainur
@zigainur
December 2021
1
13
Report
Напишите сочинение на татарском языке ''Яз килэ,яз килэ'' бэйлеклэр кергэн кулланырга
Please enter comments
Please enter your name.
Please enter the correct email address.
Agree to
terms of service
You must agree before submitting.
Send
Answers & Comments
Andreaw
Яз килә.
Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп, кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы −
Сагынып көткән яз килә.
Мөнир Мазунов. <уң>
Кышның салкыннарыннан соң мин язны сагынып көтеп алам. Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты.
Бүген язның беренче генә көне. Аның әле кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный. Ләкин мин боларны язның кыш белән тартышуы дип уйлыйм. Кояш барыбер үзенекен итә, җылыта. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куя. Кояш җылырак карау белән, боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә башлый. Алар кояш нурларында энҗе кебек ялтырыйлар. Түбә калайларыннан пар күтәрелә. Чыпчыклар һәм песнәкләр дә күңеллерәк чыркылдаша. Көннәр дә озыная бара.
Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна башлый. Кояш балкый, ул өй түбәләрендәге карларны эретә. Карлар эри башлагач, җылы яклардан кошлар да кайта башлар. Язгы җылы җил агачтагы яшь бөреләрне уятыр. Тиздән алар хуш исле яшел яфраклар ярырлар. Кояш эссе нурларын көннән-көн күбрәк сибәр. Җирдән җырлый-җырлый гөрләвекләр челтерәп агар. Бозлар кузгалыр. Кырларда беренче умырзая баш калкытыр. Кешеләр язгы эшләргә керешерләр. Язның да эше күп: иңе-буе күренмәгән кырларны кардан әрчисе, ямь-яшел уҗым басуларын ачасы бар. Кырларда тиздән тракторлар гөрләр − язгы кыр эшләре башланыр. Язның әле дымлы җирне үләннәр һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизисе бар.
Ә бүген әле март башы гына. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт. Түрдән уз, яз!
4 votes
Thanks 10
More Questions From This User
See All
zigainur
August 2022 | 0 Ответы
Кыш темасына килэчэк заман фигельлэр куланып хикэя язарга...
Answer
zigainur
August 2022 | 0 Ответы
Нужно придумать коротенькую песенку и красиво, красочно её оформить...
Answer
zigainur
August 2022 | 0 Ответы
саннар кергэн мэкальлэр татарча 4...
Answer
zigainur
August 2022 | 0 Ответы
Илле-иле,итте-ите,телле-теле,Тынныч-тыны,тарттык-тартык,киттек-китек,каттык-каты...
Answer
zigainur
July 2022 | 0 Ответы
Әдәби уку китабыннан киләчәк заман хикәя фигыль кергән 3 җөмлә язарга...
Answer
zigainur
July 2022 | 0 Ответы
Һәр заманга 2 шәр мәкаль яз...
Answer
zigainur
July 2022 | 0 Ответы
5кеше һәм 5 фамилия уйлап яз,ике җөмлә төзе как это панять...
Answer
zigainur
July 2022 | 0 Ответы
Составить и записать два предложения со списанными с доски сочетаниями слов (гот...
Answer
zigainur
July 2022 | 0 Ответы
Выписать из любой сказки по три слова, обозначающих предмет, действие предмета, ...
Answer
zigainur
June 2022 | 0 Ответы
Составить графическую схему предложения. Вспыхнул первый луч солнца...
Answer
рекомендуемые вопросы
rarrrrrrrr
August 2022 | 0 Ответы
о чем должны позаботиться в первую очередь взрослые при организационном вывозе н...
danilarsentev
August 2022 | 0 Ответы
Есть два станка на которых выпускают одинаковые запчасти один производит a запча...
myachina8
August 2022 | 0 Ответы
Найти по графику отношение V3:V1. В ответах написано 9, но нужно решение...
ydpmn7cn6w
August 2022 | 0 Ответы
Choose the correct preposition: 1.I am fond (out,of,from) literature. 2.where ar...
millermilena658
August 2022 | 0 Ответы
Определите Как создавалась и кто создавал арабское государство в крации...
MrZooM222
August 2022 | 0 Ответы
Ч. Айтманов в рассказе "Красное яблоко" использует метод рассказ в рассказе. Опи...
timobila47
August 2022 | 0 Ответы
каково было назначение каждой из частей византийского храма? помогите пожалуйста...
ivanyyaremkiv
August 2022 | 0 Ответы
moment. 6....
Участник Знаний
August 2022 | 0 Ответы
Пожалуйста!!!!!!!!!!!!...
sarvinozwakirjanova
August 2022 | 0 Ответы
помогите пожалусто пж...
×
Report "Напишите сочинение на татарском языке ''Яз килэ,яз килэ'' бэйлеклэр кергэн кулла..."
Your name
Email
Reason
-Select Reason-
Pornographic
Defamatory
Illegal/Unlawful
Spam
Other Terms Of Service Violation
File a copyright complaint
Description
Helpful Links
О нас
Политика конфиденциальности
Правила и условия
Copyright
Контакты
Helpful Social
Get monthly updates
Submit
Copyright © 2025 SCHOLAR.TIPS - All rights reserved.