переведите татарский рассказ. ТЕЛИМ БУЛЫРГА, КИСТОЧКА.Кызым белән йөзьяшәр имән кочагына сыенып басып торабыз. Аяк астында ромашка чәчәкләре...-Әти,әти,кара әле!Нинди матур чәчәкләр!-Әйе,матур шул.. Шунда ромашка чәчәкләре селкенеп куйдылар.-Алар нәрсә диләр,әти? -Алар...Алар:<Безнең имән кебек үсәсебез килә>,-диләр. Имән шавына колак салып торганнан соң, кызып тагын сорап куйды:-Ә имән нәрсә ди? -Имен:<Минем кояшка кадәр үсәсем килә>,-ди.. Бу вакытта кояш тагын да өскәрәк күтәрелде.Күтәрелде дә кире аска-кызымның йөзенә,кулларына нур ташкыны булып сирпелде... -Әти,ә кояш нәрсә ди? -Кояшмы?Ул сиңа карап:<Җир өстендәге ә-ә-әнә теге чибер кыз буласы иде>,-дип хыялана... -Ә -Ә менә сит кояшка карап нәрсә диярсең соң? -дип сорыйм кызымнан. Җавап көтелмәгәнчә, әмма бик дөрес иде: -Минем чәчәк буласым килә,әти...
Please enter comments
Please enter your name.
Please enter the correct email address.
You must agree before submitting.

Answers & Comments


Copyright © 2024 SCHOLAR.TIPS - All rights reserved.