Помогите пожалуйста, татарскую сказку на русский перевод сделать,у меня не получается.
Тавык, Тычкан һәм Көртлек бергә торалар икән. Беркөнне Тавык арпа бөртеге тапты.

— Арпа таптым, арпа таптым! Аны тегәрмәнгә кем алып бара?

— Мин бармыйм,— диде Тычкан.

— Мин дә бармыйм,— диде Көртлек.

Нишләргә? Тавык арпаны тегермәнгә үзе алып барды.

— Өйгә онны кем алып кайта? — дип сорады Тавык.

— Мин алып кайтмыйм,— диде Тычкан.
— Мин дә алып кайтмыйм,— диде Көртлек. Яхшы. Тавык онны үзе алып кайтты.

— Ипине кем изә? — дип сорады Тавык.

— Мин измим,— диде Тычкан.

— Мин дә измим,— диде Көртлек. Тавык ипине дә үзе изде.

— Мичкә кем яга? — дип сорады Тавык.

— Мин якмыйм,— диде Тычкан.

— Мин дә якмыйм,— диде Көртлек. Тавык мичне дә үзе якты.

— Мичкә икмәкне кем куя? — дип сорады Тавык.

— Мин куймыйм,— диде Тычкан.

— Мин дә куймыйм,— диде Көртлек.

Тавык икмәкләрне дә үзе куйды. Икмәкләр бик тәмле — булып пештеләр.

Тавык аларны алып өстәлгә куйды да:

— Ә икмәкне кем ашый? — дип сорады.

— Мин ашыйм,— диде Тычкан һәм өстәл янына килеп утырды.

— Мин дә ашыйм,— диде Көртлек, ул да килеп утырды.
Please enter comments
Please enter your name.
Please enter the correct email address.
You must agree before submitting.
More Questions From This User See All

рекомендуемые вопросы

Copyright © 2025 SCHOLAR.TIPS - All rights reserved.